zaeto.ru

Яз аваз салды. Табигать кочагын җәйде. Каен ак күлмәген яңартты. Усак өр-яңа алкалар такты, чыршы да чәчәк атты. Өрәңге һаман да шул матур өлгеләрен файдаланып купшы халатын киде

Другое
Экономика
Финансы
Маркетинг
Астрономия
География
Туризм
Биология
История
Информатика
Культура
Математика
Физика
Философия
Химия
Банк
Право
Военное дело
Бухгалтерия
Журналистика
Спорт
Психология
Литература
Музыка
Медицина
добавить свой файл
 

 
страница 1 ... страница 16 страница 17 страница 18 страница 19 страница 20


Нәсел шәҗәрәсен ничек төзергә?

(Шушы китаптан файдаланучыларга киңәшләр)

Нәсел шәҗәрәсен, икенче төрле нәсел агачы (генеалогическое дерево) дип атыйлар. Схематик рәвештә бирелгән шундый исемлектә без үзебезнең бабаларыбызны, әбиләребезне, “чыбык очларын”, ерак һәм якын туганнарыбызны укый һәм аны башкаларга күрсәтеп сөйли алабыз. Нәсел шәҗәрәсен төзү татар халкында элек-электән алып барылган. Ул телдән-телгә сөйләнгән, кәгазьгә язып барылган. Хәтта аны кабер ташларына да язганнар. Хәзер моның белән кызыксыну арта бара, китаплар да чыга башлады. Марсель Әхмәтҗанов үзенең "Татар шәҗәрәләре" исемле китабында (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1995 ел) шәҗәрәнең мәгънәсе нәсел-ыру тарихы дигәнне аңлата, дип яза. Үзеңнең җиде бабаңны белү безнең татар халкында мәҗбүри саналган.

Нәсел шәҗәрәсе турында Карадуган музее директоры Бакый ага Зыятдинов менә болай яза:

“Тик революциядән соң гына "искене җимереп, төзибез яңаны!" дигән лозунг астында яшәп, үзебезнең бабаларыбызны онытырга мәҗбүр ителдек. Пионер оешмасы, комсомол оешмасы, партия оешмасы тарихы өйрәнелде, ләкин авыл тарихы, бигрәк тә нәсел тарихы бөтенләй өйрәнелмәде. Алай гына да түгел, репрессия елларында күпләр узләренең нинди нәселдән икәнлекләрен яшерергә мәҗбүр булдылар. Шуңа күрә үз бабаларын белмәгән, белергә теләмәгән, русча әйткәндә "безродный" буын барлыкка килде, үзләренең ата-аналарын мыскыллау рәвешендә "предки" дип сөйләнүче яшьләр күбәйде.

Нәсел турында белүнең кирәклеге нәрсәдә соң? Беренчедән, авыллар берничә гаиләнең яңа урынга күчеп утыруыннан үсеп чыккан. Үзара якын гаиләләрнең, яшьләрнең никахлашуы шәригать кануннары белән чикләнгән, чөнки бер үк нәселдән булган никахлашудан сәламәт балалар тумавы билгеле булган.

Икенчедән, үз нәселенең тагын да үсешен, сәламәт булуын теләгән әти-әниләр үз балаларының затлырак токым белән кушылуын мәгъкуль күргәннәр. Без моны нәселе һәркайсыбызга таныш булган Г.Тукай мисалында да күрәбез. Хәтта аттан башка транспорт булмаганда да муллалар ераклардан мулла токымын эзләп тапканнар һ.б.

Өченчедән, тәрбия мәсьәләсендә нәсел шәҗәрәсе зур роль уйнаган. Үз нәселенең башкалар алдында дәрәҗәсе (укымышлылыгы, тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге, кешелеклелеге һ.б.) турында һәркем уйланган, үз нәселенең хурлыкка калуыннан курыкканнар. Нәселдә кемдер начарлык эшләсә, аны "нәселдә булмаганны" дип барлык туган-тумачалары әрләгәннәр, акылга чакырганнар. Ә инде яхшы гамәлләр, тиешенчә макталып, башкаларга үрнәк итеп куелган, үз нәселләрендәге күркәмлек турында буыннан-буынга сөйләп яшьләрне тәрбияләгәннәр.”

Чыгышы белән Түнтәр авылыннан булган кешеләр үзләренең нәсел шәҗәрәләрен бу китапны файдаланып төзи алалар. Дөрес биредә кайберәүләрнең нәсел шәҗәрәләре төзеп тә бирелгән. Әмма бар кешенең дә шәҗәрәсен бу китапка кертеп бетерү мөмкин эш түгел. Уртача алганда бер буынга 30-35 ел тирәсе туры килә. Авылның 400 еллык тарихы буенча күпләр үзләренең 10-12, хәтта 13-14 буынлык нәселләрен дә табарга мөмкин. Авыл шәҗәрәсенең чишмә башы булып Янгол бабаның 6 улы санала. Аларның бишесенең исемнәре бирелгән. Алга таба Риза Фәхретдин мирасында шушы биш туганның берсе Үкәче нәселеннән үрчегән түнтәрлеләрнең 7-8 буыны тасвирлана. Монда бирелгән исемнәр 1747 һәм 1762 елгы “Ревизская сказка”дагы язмалар (авылда яшәгән кешеләрнең исем фамилияләрен телдән әйткән буенча язып алу дәфтәрләре) белән тулысы белән чагыша. Бу тарихи документта Янгол бабаның башка улларының да нәселләре теркәлгән. Риза Фәхретдин мирасында Үкәченең өч улы: Колмөхәммәт, Котлымөхәммәт, Ярмөхәммәт дип күрсәтелә. Үкәче белән бу өч ул арасында тагын бер буын булырга мөмкин. Чөнки Шиһабетдин Мәрҗанинең “Мөстәфадел әхбар”ендагы Гали ишан шәҗәрәсендә Ярмөхәммәтнең әтисе итеп Мөхсин күрсәтелгән. 1747 һәм 1762 елгы язмаларда исә Мөхсин бабай да, Үкәче бабай да күрсәтелмәгән. Андагы язмалар буенча өч туган Колмөхәммәт, Котлымөхәммәт, Ярмөхәммәтләрнең туган еллары 1650 елларга туры килә.

1747 һәм 1762 елгы язмалардагы (икенче һәм өченче халык санын исәпкә алу) исемнәр белән 1795 һәм 1811 елгы язмалардагы (дүртенче һәм бишенче халык санын исәпкә алу) тулысы белән тоташалар. 1795 һәм 1811 елгы язмалардагы исемнәр тулысы белән 1850 һәм 1858 елгы язмалардагы (җиденче һәм сигезенче халык санын исәпкә алу) исемнәр белән тулысы белән тоташалар. Бу исемлекләрдән файдаланып, авылның 1650-1900 елларда яшәгән кешеләрен тоташ бер шәҗәрә итеп төзергә мөмкин. Алда әйтелгән исемлекләр, кайбер исемнәрдә яки туган елларда хаталар булса да бик төгәл итеп төзелгән. Чөнки бер генә кешене исемлектән ялгыш төшереп калдыру да зур закон бозу саналган. Исемлек язучылар төшеп калган кеше өчен башлары белән җавап биргәннәр. Авыл халкы патша хөкүмәтенә соңгы сан алу үткәрелеп, икенче сан алу периодына кадәр шушы исемлектәге җан башы буенча налог түләгән, рекрутка солдат, корабль төзү эше өчен урман кисәргә ел саен лашманчылар биргән.

1858 елгы язмалардан соңгы авылда яшәүчеләр исемлеге бары тик 1946-1951 еллардагы гына. Революциягә кадәр авыл халкы гел арта барган. Авылдан күченеп китүчеләр булса да, алар әллә ни күп булмаганнардыр. Әмма революциядән соң авыл бик нык таркалган. 1858 еллардан соң 1910 елларга кадәр туган шактый авылдашларның исем фамилияләре бу китапка керә алмады. 1897 елда һәм 1922, 1926 елларда илдә халык санын алу үткәрелсә дә, бернинди архивлар да бу исемлекләр сакланмаган. 1917 елның беренче яртысында авыл хуҗалыгы “переписе” дигән исемлекләр төзелгән. Әмма Киров архивыннан табылган бу исемлек тә тулы түгел. Булган кадәрендә дә аларда гаилә башлыгының исем фамилиясе һәм балаларының яшьләре генә язылган. Алар ярдәмендә күпмедер ориентир ясап була. Яңадан Балтач архивыннан 1941-1950 елларда Түнтәр авылында вафат булучылар исемлеге табылды. Бу исемлектә 1858-1910 еллар чорында туган кайберәүләрне табып була.

Бу китаптагы исемлекләрдән файдаланып нәсел шәҗәрәсен тоташтыру өчен 1858 елга кадәр туган бабайның я әтисенең исемен, я бер туганының исемен белү кирәк. Шуны белгәндә, бабайлар исемлеген тоташтырып бару авыр эш түгел. Авылда яшәүче бик күпләр боларны беләләр, шунлыктан аларның шәҗәрәсен төзү мөмкин эш.

Мәсәлән Гозәеровларның, Хөсәеновларның шәҗәрәсенең очына мин чыга алмадым. 1949 елгы исемлектә Мөхәммәтҗанов Гозәер 1893 елда, Мәхәммәтҗанов Хөсәен 1884 елда туган дип күрсәтелгән. Мөхәммәтҗан бабайның әтисенең исемен белүче юк. Мөхәммәтҗанның уллары туу мөмкинлеге 20 яшь белән 50 яшь аралыгында булырга мөмкин дип санаганда да, Мөхәммәтҗан бабайның туган елы 1843-1864 еллар аралыгында булырга мөмкин. 1858 елгы язмаларда 1843-1858 елларда туган Мөхәммәтҗаннар саны исемлектә 7 кеше. Без эзләгән кеше бу 7 кешенең берсе дә булмыйча, 1858-1864 еллар периодында туган булырга мөмкин.

Мондый ихтимал дөрескәрәк туры киллер: Гозәеров Габделхак «Безнең нәсел Таһир мулла нәселеннән дип сөйлиләр иде» ди. Шулай булганда, Таһир мулла исеме «Мөхәммәтнәҗип язмалары»нда искә алына. Анда Таһир мулланың уллары Әхмәтҗан һәм Гайнетдин булулары да әйтелә. Гайнетдин абзыйның Мөхәммәтҗан абзый нигезеннән янәшәдә дип әйтерлек яшәгәне билгеле булганлыктан, Мөхәммәтҗан абзыйның Гайнетдин һәм Әхмәтҗаннарның бертуганнары булырга мөмкин. Таһир мулла исә чыгышы белән Шүрәле тыкрыгында яшәгән Зәбирләр токымына барып тоташа.

Мондый очракларда Мөхәммәтҗан бабайның әтисе исемен белү өчен метрикә кенәгәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу китаплар муллалар бала тугач, аның исемен һәм әти-әнисенең исемен фамилиясе белән язып куйган исемлек. Әйтик Түнтәр авылының 1884 елгы метрикә кенәгәсендә Хөсәен бабайның әтисе фамилиясе белән күрсәтелгән булыр. Метрикә кенәгәләре Казанда милли архив фондларында саклана. Алар гарәп хәрефләре белән кулдан язылганнар. Аларны аннан табып алу һәм белгечләргә укыту өчен шактый күләмдә акча түләргә кирәк.

Нәсел тармагын табарга кыен булган тагын бер очракны карап үтик. 1949 елгы язмалардан күренгәнчә Югарычта яшәгән Галиев Нәби (1889 елгы), Поляк урамында яшәгән Галиев Әхмәтвәли (1886 елгы), чишмә буенда яшәгән Галиев Ибраһим бертуганнар. Әтиләре Мөхәммәтгали исемле булган. Мөхәммәтгалинең әтисе исемен оныклары белмиләр. 1858 елгы исемлектә Мөхәммәтгалиләр күп. Кайсысы икәнен белү өчен тагын бер исемне белергә кирәк. Әхмәтвәли абзый кызы Гадилә апа болай дип искә төшерде: “Әти сөйли иде: бабайны “бүрексез Хәмәди” дип йөрткәннәр. Ул кыш көне дә түбәтәйдән йөри торган була. 1858 елгы исемлектә Мөхәммәтгалиләр 20дән артык. Берсенең дә әтисе Хәмәди дә, Мөхәммәтһади да түгел. Аның каравы Мөхәммәтгалинең әтисе буларак Габделхаҗи улы Әхмәди бар. Аның туган нигезе авылның үзәгендәге чишмә буена туры килә. Әхмәди абзыйның 2 улы башка чыгып, чит урамнарда утырган булырга тиеш. Бу урында җир кытлыгы булган.

Әмма күпчелек очракта бер нәсел буыннары бер тирәгә утырганнар. Поляк урамы кешеләре, Шүрәле тыкрыгы, Кавказ ягы нигездә бер нәселдән. Читтәрәк утыручылар да булган билгеле. Мәсәлән Кавказдагы Монасыйп нәселенең Таһир һәм Давыт тармагы Кавказда калган. Мусасының Мостафасы хәзерге Кәримов Рамил нигезенә утырган. Ләкин Рамилнең бабасы булган Кәримнең атасы Мостафа белән Муса Мостафасы икесе ике кеше. Муса Мостафасының уллары Сөләйман белән Габдерәхим Поляк урамы очына барып утырганнар.

Хәзер шәҗәрә үрнәкләренең төренә тукталыйк. Иң гади шәҗәрә бабайлар исеменнән тора. Менә мисалга: Ишморат — Тимербулат1778 — Хәсән1807 — Әхмәтҗан1855 — Салихҗан — Нурислам — Габдулла — Илнур, Илшат. Нәсел чылбырында әтисе билгеле булмыйча, әнисе ягыннан нәсел бәйләнеп китәргә дә мөмкин. Кемнендер уллары булмыйча, кызлар гына туган очракта да бабайлар буенча нәсел чылбыры өзелә.

Шәҗәрә төзегәндә бабайларның туган елларын да күрсәтергә кирәк. Буыннар арасындагы аерманы күрү шәҗәрәне ышанычлы итә. Туган елларны табу өчен “Ревизская сказка”да күрсәтелгән ничә яшьтә булганлык саннары файдаланыла. Язманың ничәнче елда язылганлыгы билгеле бит. бабайлар исеме янына аның җәмәгатенең исемен язсаң тагын да яхшы. Алар да исемлектә бар. Кайберәүләрнең икешәр хатыннары булып кайсы анадан кемнәр туганлыгын күрсәтү дә зарур. Бер үк вакытта ике хатын тотучылар күп түгел. Әмма беренче җәмәгате вафатыннан соң икенчегә өйләнеп, аннан балалар туу очраклары да бар.

Шәҗәрәне агач формасында түбәннән тармакланып менүче формасында ясау киң таралган. Югарыдан тармакланып төшүче схемалар да җитәрлек. Югарыдан тармакланучы шәҗәрәләрдә күп вакытта тиешле буыннарны бер рәткә салып рамкалар эченә алалар. Рәтләр саны буыннар санын ансат күрсәтә.

Шәҗәрә схемасының үзәк өлешен башлангыч итеп алып, буыннарның таралуын радиуслар буенча юнәлтергә мөмкин. Мондый формада берничә мең исемнән торган Түнтәр авылының зур шәҗәрәсен барлыкка китерергә мөмкин.

2001 елда Түнтәр авылының танылган шәхесләре дигән шәҗәрә төзегән идек. Бу шәҗәрәдә Түнтәр авылының төп башлангычы Янгол бабадан башланып төрле-төрле юнәлештә тоташкан күренекле шәхесләр күрсәтелгән. Монда муллалар, ишаннар, сәүдәгәрләр, Ленин орденнары һәм башка орден кавалерлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, югары постларда эшләүчеләр һәм башка шундый шәхесләрнең буыннары бергә тоташканлыгы күренә.

Шәҗәрә схемасын төзү ул үзмаксат булырга тиеш түгел. Шәҗәрәгә исемнәре кергән кешеләрнең шөгыльләрен, характерларын, хезмәт һәм тормыш юлларын белү, өйрәнү аерым әһәмияткә ия.

Шәҗәрәләрне эзләү, төзү, аны белү шактый кызыклы. Авылдагы бик күп кешеләр белән туганлык җепләре барып тоташканы килеп чыга, башка кызык кына фактлар ачыла. Һәркемгә үзенең нәсел шәҗәрәсен булдыру кирәк. Ул гына да түгел, үз гаиләсендә, туганнары арасында булган кызыклы, гыйбрәтле вакыйгаларны язып, теркәп барса, киләчәк буыннар өчен кыйммәтле истәлек булыр иде. Бүгенге безнең өчен гадәти күренгән вакыйгалар киләчәк буын өчен тарих бит ул.

1941-1952 елларда Түнтәр авылында вафат булучылар исемлеге

(Шәҗәрә төзегәндә бу исемлектән дә файдаланып була. Исемлекне Балтач архивыннан Гөлнара Шәрәфиева күчереп алып кайтты.)

Газизов Камил, 14 яшь, 17 дек. 1940.

1941 елда вафатлар:



  1. Хәсәнов Гариф, 75 яшь.

  2. Исламов Исмәгыйль, 40 яшь.

  3. Кәбирова Җәмилә Гобәйдулла кызы, 52 яшь.

  4. Сабирова Сәгъдәт Нигъмәтулла кызы, 58 яшь.

  5. Мөхәммәтҗанов Һашим, 33 яшь.

  6. Гарипов Зифар, 20 көн.

  7. Фәйзуллин Гыйбадулла, 94 яшь.

  8. Шакирова Голбаһар Шакир кызы, 3 көн.

  9. Шәяхмәтова Галия, 13 яшь.

  10. Вәлитова Нәфисә Йосып кызы, 67 яшь.

  11. Сабиров Кәрим, 68 яшь.

  12. Нуриҗанова Әминә, 2 яшь.

  13. Исмәгыйлова Сабира, 63 яшь.

  14. Ефремов Александр, эвак. 4 яшь.

  15. Хафизова Равилә, 3 яшь.

  16. Хөсәенов Гамил Мәгъсүм улы, 1 яшь.

  17. Хәбибуллин Равил Фәтхулла улы, 1 ай.

  18. Хафизов Гали, 3 яшь.

  19. Мостафин Сөләйман, 74 яшь.

  20. Закирова Мөнирә Гайнетдин кызы, 29 яшь.

  21. Лигунов Михаил, эвак. 56 яшь.

  22. Нигъмәтҗанова Сабира Нигъмәтулла кызы, 68 яшь.

  23. Джафоров Феликс, 3 яшь.

  24. Матурина Нина, 3 яшь.

  25. Степанин Виктор, 5 яшь.

  26. Аптунин Виктор, 5 яшь.

  27. Галимҗанова Маһира Кәбир кызы, 68 яшь.

  28. Шәяхмәтова Җүәһирә, 6 яшь.

  29. Әхмәтҗанова Заһидә, 50 яшь.

  30. Исхакова Фәүзия, 6 яшь.

  31. Ефремов Виктор, эвак. 1 яшь.

  32. Панкратова Мария, эвак. 1 яшь.

  33. Фәйзерахманов Илсур Хәбибрахман улы, 1 яшь.

  34. Мөхәммәтгалиев Нургали, 11 яшь.

1942 елда вафатлар:

  1. Әсхәдуллина Зәйтүнә Газим кызы, 39 яшь.

  2. Хөсәенова Саҗидә Гайнетдин кызы, 81 яшь.

  3. Сабитов Зариф, 82 яшь.

  4. Нәбиуллин Тәбрис, 1 яшь.

  5. Нурмөхәммәтова Сафура, 5 яшь.

  6. Сафиуллин Гайфи, 36 яшь.

  7. Гайнетдинова Фатыйха Низаметдин кызы, 71 яшь.

  8. Гобәйдуллина Назирә, 3 яшь.

  9. Хәсәнов Камалетдин, 69 яшь.

  10. Гобәйдуллин Хәбибулла, 1 ай.

  11. Наумова Пелагея, эвак. 70 яшь.

  12. Яшинова Мария, эвак. 70 яшь.

  13. Әхмәтҗанова Фатыйма, 42 яшь.

  14. Исмәгыйлов Әхәт, 17 яшь.

  15. Миннемуллин Габдулла, 5 ай.

  16. Галимов Шакирҗан, 44 яшь.

  17. Заһидуллин Хәбибҗан, 73 яшь.

  18. Салихов Фәтхерахман, 2 яшь.

  19. Хәмидуллин Равил, 2 яшь.

  20. Вәлиева Хәдичә, 1 яшь.

  21. Низаметдинова Фатыйма Гыйззәтулла кызы, 70 яшь.

  22. Зәйнетдинов Рафаэль, 3 яшь.

  23. Габдрахманова Газзә, 58 яшь.

  24. Шәрипов Вәли, 70 яшь.

  25. Гаптелхаков Гаяз, 3 яшь.

  26. Әхмәдиева Мәгърифә, 85 яшь.

1943 елда вафатлар:

  1. Шәрипов Фәйзерахман, 65 яшь.

  2. Мөхәммәтов Миңҗамал Сабит кызы, 67 яшь.

  3. Галимова Гыйззәтбану Ибрай кызы, 71 яшь.

  4. Газимов Хәким, 61 яшь.

  5. Шәфиков Нәкыйп, 5 яшь.

  6. Галиева Кәлимуллаҗамал?? Әүхәди кызы, 67 яшь.

  7. Сабиров Закир, 70 яшь.

  8. Муллагалиев Равил, 2 ай.

  9. Җиһаншина Шәрфикамал Закир кызы, 51 яшь.

  10. Галиев Әхмәтвәли, 80 яшь.

  11. Шәфигуллина Фәния, 7 көн.

  12. Мостафин Габдерәхим, 68 яшь.

  13. Сафин Закирҗан, 69 яшь.

  14. Бәдриева Гайшә Яһүди кызы, 71 яшь.

  15. Исханова? Ихсанова Фатихабану Гали кызы, 87 яшь.

  16. Ишмөхәммәтов Мансур Нәкыйп улы, 27 яшь.

  17. Шәрифуллина Марзия, 1 яшь.

  18. Кәбирова Сәрбиҗамал Ибәтулла кызы, 77 яшь.

  19. Хәкимова Зәйнәп Ситдыйк кызы, 48 яшь.

  20. Юнысова Нурҗиһан Хөсбулла кызы, 30 яшь.

  21. Гайсина Галимә, 32 яшь.

  22. Хәмидуллин Хәсән Заһидулла улы, 4 көн.

  23. Алексеева Надежда, 42 яшь.

  24. Хәмидуллин Хөсәен Заһидулла улы, 8 көн.

  25. Мөхтәсәров Вәлиулла, 40 яшь.

  26. Фазылҗанова Рузилә, 4 яшь.

  27. Әхмәтҗанов Мөхәммәтҗан, 62 яшь.

1944 елда вафатлар:

  1. Гыйләҗев Хәйхетдин? Шәйхетдин, 74 яшь.

  2. Нигъмәтуллина Камилә Хөсәен кызы, 72 яшь.

  3. Мусин Гайсә, 64 яшь.

  4. Зиннәтуллина Мөнзирә, 2 яшь.

  5. Әхмәтшин Мөхәммәтша, 69 яшь.

  6. Хәбибрахманов Габделхәй, 2 яшь.

  7. Фәхретдинова Маһирә Шәрәфи кызы, 77 яшь.

  8. Галиев Әхмәтҗан, 68 яшь.

  9. Галимҗанова Наилә, 13 яшь.

  10. Мусин Мостафа, 75 яшь.

  11. Ногманова Шәмсеҗиһан Зәйнәгетдин кызы, 45 яшь.

  12. Гыйләҗев Бәдгетдин, 71 яшь.

  13. Вәлиев Фәйзерахман, 64 яшь.

  14. Шәфиков Рәкыйп, 4 яшь.

  15. Әхмәтҗанов Галимҗан, 85 яшь.

  16. Гафетдинова Хәмдениса Һидиятулла кызы, 69 яшь.

  17. Хөснетдинов Гафетдин, 76 яшь.

1945 елда вафатлар:

  1. Гыйбадуллина Шәмсия, 60 яшь.

  2. Газимова Фәризә Зариф кызы, 54 яшь.

  3. Газыймова Мәчтүрә Фәйзерахман кызы, 48 яшь.

  4. Сабиров Гариф, 60 яшь.

  5. Мөбәракшина Галия, 2 яшь.

  6. Газимова Камилә, 2 көн.

  7. Галимова Хәдичә, 47 яшь.

  8. Латыйпова Асия, Сәйфелмөлек кызы, 73 яшь.

  9. Сафина Әсмә Юсып кызы, 68 яшь.

  10. Хәсәнова Хөснивафа, Вилдан кызы, 75 яшь.

  11. Гыйләҗева Зәйнәп Насретдин кызы, 74 яшь.

  12. Гәрәева Асия, 8 яшь.

  13. Мөбарәкзадин Наил, 5 яшь.

  14. Нәбиева Рауза Габдрахман кызы, 2 яшь.

  15. Галиева Мәфтүха Мөхәммәтҗан кызы, 76 яшь.

  16. Сәлахова Фатима, 1 көн.

1946 елда вафатлар:

  1. Шакирҗанова Суфия, 25 яшь.

  2. Гибадуллин Галиулла, 76 яшь.

  3. Әхмәтвәлиева Сания, 1 көн.

  4. Шакирова Хәдичә, 58 яшь.

  5. Гыйбадуллин Әсхәт, 74 яшь.

  6. Гарипова Сабира Хәмәтвәли кызы, 43 яшь.

  7. Шакирова Лена, 15 яшь.

  8. Хәлиуллин Сафиулла, 55 яшь.

  9. Исмәгыйлов Камалетдин Шәрәфетдин улы, 73 яшь.

1947 елда вафатлар:

1. Нәбиуллина Тәгъзимә, 6 көн.

2. Гайнетдинова Бибикамал, 52 яшь.

3. Хөсәенова Нәгыймә Гаптелгани кызы, 73 яшь.

4. Юсупова Хөршит Хаҗи кызы, ?? яшь.

5. Заһретдинов Мансур Әхмәтгали улы, 1 яшь.

6. Мөхәммәтова Хәбибҗамал Хисами кызы, 64 яшь.

7. Гарифуллина Миләүшә, 16 көн.

8. Хәбибелхакова Равилә, 1 көн.

9. Габдрахманова Вәлимә, 1 көн.

10. Гарифуллина Мөслимә, 22 яшь.

11. Габдрахманов Равил Минзада улы, 13 көн.

12. Хөсәенова Фатыйма Гали кызы, 75 яшь.

1948 елда вафатлар:

1. Әхмәтвәлиев Тәлгать, 1 ай.

2. Юсупов Раушан Әмин улы, 18 көн.

3. Хәмидуллина Маһитап Хаҗи кызы, ?? яшь.

4. Гыйззәтуллин Хәлиулла, ?? яшь.

5. Шиһапова Закирә Шиһабетдин кызы, 59 яшь.

6. Миннемуллин Вәзих, 6 яшь.

7. Хисамов Зиятдин, 70 яшь.

8. Юнысова Фагыйлә, ?? яшь.

9. Мөхтәсәров Рәфәгать, ?? яшь.

10. Нурзадина Наҗия, ?? яшь.

11. Әхмәтшина Дания Җәләлетдин кызы, 52 яшь.

12. Галиуллина Зарифа Әхмәтвәли кызы, 70 яшь.

1949 елда вафатлар:

1. Хөсәенова Зәйнәп Фатыйх кызы, ?? яшь.

2. Гыйбадуллина Таифа Закир кызы, ?? яшь.

3. Галиева Гатифа Заһидулла кызы, 68 яшь.

4. Ильясов Гаяз, бала.

5. Мусина Галимә Закир кызы, ?? яшь.

6. Ногманов Нәби, 58 яшь.

7. Хисаметдинов Шаһимәрдән, 79 яшь.

8. Сабирова Заһидә Закирҗан кызы, 39??(57) яшь.

9. Гайнуллин Сафиулла, 70 яшь.

1950 елда вафатлар:

1. Тимериева Шәмсеҗиһан, ?? яшь.

2. Мөхәммәтшина Гаффә, 72 яшь.

3. Мотыйгуллин Наил, 8 ай.

4. Баһаветдинова Фәрихә, 43 яшь.

5. Хәкимова Гөлфинур Фатыйх кызы, ?? яшь.

6. Юсупова Галимә Закир кызы, ?? яшь.

7. Искәндәрова Шәрифә Хәмит кызы, ?? яшь.

1951 елда вафатлар:

1. Газизуллин Вәзих, 1 яшь.

2. Чумаров Святослав, 3 көн.

3. Сабирова Сәрвәр Әсхәдулла кызы, 58 яшь.

4. Галиев Зөфәр Мөбарәк улы, 5 көн.

5. Сабиров Мөхәммәтгали, 71 яшь.

6. Галимҗанова Назифа, 71 яшь.

7. Фәхретдинов Бәдертдин, 83 яшь.

8. Вәлиева Зәкия Галим кызы, 64 яшь.

9. Хәкимов Зөлфат Салих улы, 3 көн.

10. Габдрахманова Мәгъфүрә, 50 яшь.

11. Газимова Хәмдениса Сабирҗан кызы, 46 яшь.

12. Якупов Котдус, 1 яшь.

13. Хәлиуллин Ирек, 7 ай.

1952 елда вафатлар:

1. Хөснетдинов Заһретдин, 69 яшь.

2. Хаҗиев Шакир, 62 яшь.

3. Вәлиуллин Нурулла, 22 яшь.

4. Кузьмин Борис, бала.

5. Закирҗанов Рәхимҗан, 51 яшь.

6. Газимова Зарифа Мөхәммәтша кызы, 41 яшь.

7. Зарипова Әнисә Шәрәфетдин кызы, 1 яшь.

8. Садиков Халик, 49 яшь.

9. Рәхимҗанова Миңҗиһан, ?? яшь.

10. Мусин Фәйзулла, 75 яшь.

11. Ильясов Эльфат, 1 ай.

12. Гыйбадуллин Сибагать, 78 яшь.

13. Гыйләҗева Газизҗамал Хәбибрахман кызы, 74 яшь.

14. Шәрәфетдинова Рашидә, 24 яшь.
1941 елда 34 кеше үлгән, шуларның 19 ы балалар.

1942 елда 25 кеше үлгән, шуларның 10 ы балалар.

1943 елда 28 кеше үлгән, шуларның 6 сы балалар.

1944 елда 16 кеше үлгән, шуларның 4 се балалар.

1945 елда 16 кеше үлгән, шуларның 5 е балалар.

1946 елда 9 кеше үлгән, шуларның 1 се бала.

1947 елда 12 кеше үлгән, шуларның 5 е балалар.

1948 елда 12 кеше үлгән, шуларның 3 е балалар.

1949 елда 9 кеше үлгән, балалар юк.

1950 елда 7 кеше үлгән, шуларның 1 се балалар.

1951 елда 13 кеше үлгән, шуларның 5 есе балалар.

1952 елда 14 кеше үлгән, шуларның 2 се балалар.

12 елда барлыгы 195 кеше үлгән, шулардан 61 е балалар.

Түнтәр авылының яшен билгеләргә ярдәм итүче график


Фани дөнья — бер көнлек,

ахирәт — мәңгелек

Язма 2003 елда район газетасы «Хезмәт»тә август аенда һәм республика газетасы «Ватаным Татарстан»да июнь аенда басылды.

Бер көнлек кенә булмаса да, безнең гомеребез кешелек дөньясы белән чагыштырганда чыннан да бик бәләкәй. Иртәме, соңмы без барыбыз да, ахыргы чиктә, бакый дөньяга күчәбез.

Фани дөньяда без нинди яхшы гамәлләр кылып калдыра алабыз соң? Безнең халыкта элек-электән “Кеше үз гомерендә өч төрле гамәл кылырга тиеш” дигән гыйбарә яши. Беренчесе — агач утыртырга. Икенчесе — өй салырга. Һәм ниһаять, өченчесе — нәсел калдырырга. Билгеле, болар иң гади таләпләр. Кеше болар белән генә канәгатьләнми. Утыртылган агач яки салынган йорт бер яки бик күп булганда ике гасыр яшәргә мөмкин. Ә менә синең нәселеңне дәвам итүчеләрнең яшәве гасырлар белән генә үлчәнми.

Бу дөньяда яшәүчеләрнең изге бурычларыннан берсе ул — нәсел-нәсәбәңне, бабайларыңны, әбиләреңне белү, аларның гореф-гадәтләрен, әхлак кагыйдәләрен өйрәнү, дәвам итү һәм балаларга тапшыру. Аларны искә алу, зыярәт кылу, алар җанына дога ирештерү. Әгәр алар рухына без догалар ирештерсәк, алар яткан каберләрне, зиратны карап, тәрбияләп торсак, алар җанына тагын ни кирәк?

Түнтәр авылының яше 4 гасырга тула. Авыл тарихын өйрәнү вакытында мин шактый күп яңалыкларга юлыктым. Шуларның күңелгә бик нык тәэсир иткәннәре бар. Мин аның берсе турында әйтмичә кала алмыйм. Бигрәк тә тамырлары шушы авыл белән бәйләнгән исән кешеләргә.

Үткән ел (2002) район хакимияте башлыгы Марат Хәй улы Зариповның ярдәме белән Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты мирасханәсеннән авыл өчен бик тә әһәмиятле булган материал алдырдык. Ул 1929 елда Мөхәммәтнәҗип хәзрәт Түнтәри тарафыннан язылган “Түнтәр авыл тарихы” дигән хезмәт. Ул быел “Гасырлар авазы” исемле җурналда дөнья күрәчәк. Анда мондый мәгълүмат бар: “Түнтәр авылының беренче имамы Габдерразак хәзрәт бине Ишмөхәммәд бине Тәми. Чыгышы белән Казан ягыннан. Чукындыру периодында Түнтәргә килеп урнаша. Түнтәр мәдрәсәсенә нигез сала һәм җәмәгате белән 40 ел дәвамында авыл халкын укырга-язарга өйрәтә. Бу чорда авылда балалардан алып, әби-бабайларга кадәр укый-яза белмәүче булмаган. Кабере иске зиратта.” Габдерразак хәзрәтнең уллары Казанда һәм Семипулатта (Семипалатинск) мулла булып хезмәт иткәннәр. Түнтәрдә нәселе калмаган. Тарихи мәгълүматларга караганда Габдерразак хәзрәтнең Түнтәрдәге имамлык еллары 1730-1770 елларга туры килә. Аннан соңгы имамлар: Госман хәзрәт, Габделхәмид хәзрәт, Сәгыйть хәзрәт, Гали ишан, Шәмсетдин хәзрәт, Ишми ишан, Мөхәммәтнәҗип хәзрәт, Нәкыйп мулла.

Түнтәрнең иске зираты Югарычта, Тарлау дигән урында. Бу урында чирмеш зираты да булган. Анысы арырак. Революциягә кадәр Түнтәрнең борынгы зираты киң һәм калын такталар белән киртәләп алынган. Бу урын кысан булгангамы (алгы якта авыл, артта чирмеш зираты, түбән якта яр кыры, югары якта, хәзерге амбар хуҗалыгы урынында, шәхси йортлар булган), әллә кабер казу өчен үтә ташлы булгангамы, бабайлар зират өчен яңа урын алганнар. Бүгенге зират 1800 елларда башланган. Иске зиратның коймалары сугыш елларында җимерелгән һәм кабат торгызылмаган. Сугыштан соңгы елларда анда бер карт каен һәм тактадан корылган чардуган бар иде. Хәзер ул чардуган тимергә алмаштырылган. Нәгыймә апа Хөсәенова исән вакытта миңа “Зират зур иде. Безнең бакча башына кадәр диярлек сузыла иде” дип сөйләп калдырды. Бүгенге көндә исән өлкән кешеләрдән Ибраһим ага Зыятдинов, Габделхәй ага Габдерәхимов, Габделхәй ага Гозәеров зират коймаларын, кабер өстендәге түмгәкләрне хәтерлиләр.

Сугыштан соңгы елларда бу урыннарда, тау башында авылның җәйге сабан туйлары үткәрелеп килде. Бу урыннан авыл көтүе өчен көтү юлы салынды. Соңарак, 1965 елларда бу урын мәктәпнең футбол мәйданчыгы булып хезмәт итте. Хәзерге амбар хуҗалыгының капкасын кергәч тә салынган юлның түбәнге ягында була зират. Зират коймалы була. Зиратның югарыгы кырында юл, элек урам була. Авыл көтүе дә шушы урам буйлап йөри. Урамның югарыгы ягында хуҗалык йортлары урнашкан. Ибраһим Зыятдиновларның Ситдыйк исемле бабасы шул якта яши. Зарипов Мөкатдәснең әнисе ягыннан борынгы бабалары да шушы урамда яшиләр. 1969 елларда шушы урыннарда, зиратның югарыгы ягында, амбар хуҗалыгы төзелгән. 1970 елда зират булган урында водокачка өчен кое казылып, су торбалары салу өчен 2 метр тирәнлектә траншея казыганда, җир астыннан сөякләр һәм чәчләр чыккан. Траншея казучы, зур экскаваторда эшләүче Казаннан килгән чуаш егете башта шушы тирәдә трактор кабинасында төн куна торган була. Бу урында зират икәнлекне белгәч, колхоз идарәсеннән сорап квартирга күчә. Поляк урамындагы буш торучы Майдилбәр йортында яши. Бу турыда шушы тарихны күргән һәм белгән, озак еллар дәвамында амбар хуҗалыгында машинист булып эшләгән Наил Гайнетдинов сөйләде. 1980 елларда водокачканың алгы ягында, зират өстендә, колхозның кар базы белән берлектә ит саклау склады төзелгән. 1990 елларда амбар хуҗалыгының аскы ягыннан, зират өстеннән машина юлы салынган.

50 елдан артык без борынгы бабайларыбыз зираты өстеннән белепме, белмичәме юл салып, таптап йөргәнбез икән, хәзер соңга калып булса да, хатабызны төзәтергә кирәк. Бу турыда авылдашлар белән мәчеттә гает намазыннан соңгы вәгазьдә сөйләшенде. Күмәк хуҗалыкның отчет җыелышында сүз алып барылды. Колхоз идарәсе материал һәм техника белән, авылдашлар исә кул хезмәтләре белән ярдәм итәргә, иске зиратны өлешчә киртәләп алырга дигән фикергә килделәр. Киртәләп алынгач, агачлар да утыртылыр. Әмма киләчәк буын өчен бу урынның авылдашлар өчен изге булуы турында бер тамга кирәк. Кабер ташы формасында һәйкәл булырга тиеш анда. Бу ташка беркетелгән мәрмәр плитәгә түбәнде язма уелыр: “Бу — Түнтәр авылының 1600-1800 еллардагы зират урыны. Монда Түнтәр мәдрәсәсенә нигез салучы һәм 1730-1770 елларда ук бөтен авыл халкын укырга-язарга өйрәткән Габдерразак хәзрәт тә күмелгән.” Бәлки тагын нәрсәдер өстәргә мөмкиндер.

Бу язма белән мин Түнтәрдә, райондагы башка авылларда, чит җирләрдә яшәүче, тамырлары Түнтәрдән булган авылдашларга мөрәҗәгать итәм. Иске зиратка кабер ташы-һәйкәл кую өчен акчалата ярдәм итүегезне сорыйм. Һәйкәлнең зурлыгы һәм күркәмлеге җыелган акчадан чыгып билгеләнәчәк. Газетадан бу язманы кисеп алып, чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз игътибарына җиткерүегезне үтенәм. Акчаны Түнтәр мәчете фондына, иске зират кабер ташы өчен дип күрсәтеп җибәрергә. Бер үк вакытта үзегез, тормыш һәм хезмәт юлыгыз турында язып җибәрегез. Сезнең мәгълүматлар һәм кемнең күпме күләмдә һәйкәл өчен акчалата ярдәм итүе турында Түнтәр авылы тарихына багышланган китапта күрсәтеләчәк. Сезнең матди ярдәм борынгы бабайларыбыз һәм әбиләребез рухына изге дога булып ирешерлек булсын иде.


страница 1 ... страница 16 страница 17 страница 18 страница 19 страница 20


Смотрите также:



<< предыдущая страница         следующая страница >>

скачать файл




 



 

 
 

 

 
   E-mail:
   © zaeto.ru, 2020