zaeto.ru

Яз аваз салды. Табигать кочагын җәйде. Каен ак күлмәген яңартты. Усак өр-яңа алкалар такты, чыршы да чәчәк атты. Өрәңге һаман да шул матур өлгеләрен файдаланып купшы халатын киде

Другое
Экономика
Финансы
Маркетинг
Астрономия
География
Туризм
Биология
История
Информатика
Культура
Математика
Физика
Философия
Химия
Банк
Право
Военное дело
Бухгалтерия
Журналистика
Спорт
Психология
Литература
Музыка
Медицина
добавить свой файл
 

 
страница 1 страница 2 страница 3 ... страница 19 страница 20



400 яшьлек бер агачта – йөз лачын

(ТүНТәР ШәҗәРәСЕНДә — ТАНЫЛГАН ШәХЕСЛәР)

Бу исемлек шартлы рәвештә генә төзелгән. Авылның күренекле кешеләре исемлеге моның белән генә тәмамланмый. Авылда туган, укыган, эшләгән, яшәгән һәркемнең авыл тарихында үз урыны бар.

  1. **Гали хәзрәт Сәйфуллин (Гали ишан)— дин галиме, XIX гасырда Идел-Урал төбәгендәге иң күренекле ишан, ике тапкыр “Нәкышбәнди” ордены кавалеры, 1788-1874 елларда яшәгән. Иранда, Кытайда, Әфганстанда, Һиндстанда, Бохарада белем алган. 1829-1859 елларда Түнтәр мәдрәсәсенең мөдәррисе. Авылның беренче указлы мулласы. Аны мактап Шиһабетдин Мәрҗани, Гаяз Исхакый, Вахит Имамов, Атилла Расих һәм башкалар язып калдырган.

  2. **Мөхәммәтнәҗип хәзрәт Шәмсетдинов — дин галиме, журналист һәм мөгаллим, Гали ишанның оныгы. 1911-1917 елларда Казанда Галимҗан Баруди белән “Дин һәм әдәп” журналы чыгара. Басылып чыккан китаплары Казан музейларында, Татарстан милли китапханәсендә, Лобачевский китапханәсендә, ИЯЛИ мирасханәсендә саклана. Болардан тыш 32 битлек “Түнтәр авыл тарихы” исемле кульязма китап язып калдырган. Түнтәрдә җәдит мәдрәсәсе ачкан.

  3. Сәйфулла хаҗи Габдерәшит улы — Түнтәр мулласы, танылган Гали ишанның әтисе.

  4. Муса хаҗи Габдерәшит улы — Түнтәрнең дин галиме, Ш. Мәрҗани тарафыннан макталган.

  5. Фәйзерахман хәлфә Габделгаффар улы — Түнтәр мәдрәсәсе мөгаллиме, Ш. Мәрҗанинең җизнәсе.

  6. Заһиретдин хаҗи Фәйзерахман улы — дин белгече, китаплар язган Түнтәр мулласы.

  7. Сираҗетдин мулла Сәгыйтов— Түнтәрдән Оренбургга китеп яшәгән, танылган мулла.

  8. Садретдин мулла Сираҗетдин улы — Түнтәрдән Оренбургга китеп яшәгән, танылган мулла.

  9. **Габдерразак хәзрәт Ишмөхәммәдов — Чукындыру сәясәтеннән Казан ягыннан качып 1730 елларда Түнтәргә килеп урнаша. Түнтәрнең беренче имамы һәм Түнтәр мәдрәсәсенә нигез салучы. Түнтәрдә имам булып 40 ел торган. Бу вакытта җәмәгате белән авыл халкын укырга язарга өйрәткән. Бу чорда авылда укый-яза белмәүче булмаган.

  10. Госман хәзрәт Исмәгыйлов — Түнтәрнең икенче имамы. Дагыстанда белем алган. 1771-1785 елларда Түнтәр мәдрәсәсе мөдәррисе. Авылга беренче самовар алып кайтып тирә-якны шак катырган.

  11. **Габделхәмид хәзрәт Үтәгәнов — авылның өченче имамы. Мәчкәрә мәдрәсәсенә нигез салучы. 1785-1809 елларда Түнтәр мәдрәсәсе мөдәррисе.

  12. Сәгыть хәзрәт Вәлидов — авылның дүртенче имамы. 1809-1832 елларда Түнтәр мәдрәсәсе мөдәррисе. Аңарчы Оренбург Каргалысы имамы булган.

  13. **Ишмөхәммәт Динмөхәммәдов (Ишми ишан)— 1849-1919 елларда яшәгән, дин галиме. 42 ел дәвамында Түнтәр мәдрәсәсенең мөдәррисе булып эшләгән. Басылып чыккан шактый китаплары шактый. Кадимче буларак дин нигезләрен саклап калу өчен зур көрәш алып барган. Совет власте тарафыннан 1919 елда атып үтерелгән.

  14. **Габделхәй Динмөхәммәдов — 1891-1922 елларда яшәгән. Ишмөхәммәт хәзрәтнең улы. Язучы, журналист, мәгърифәтче. Китап булып басылып чыккан хикәяләре, пьесалары бар. Журналларда тәрбия мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре күп. Беренче мөселман укытучылары съезды делегаты.

  15. Мөхәммәтнәкыйп Ишмәхәммәтов — Ишмөхәммәт хәзрәтнең улы. Авыл мулласы буларак, авыл халкының авторитетын яулаган шәхес.

  16. **Фарук Нәкыйпов — Ишмөхәммәт хәзрәтнең оныгы, Казанда яши. РТИ директоры урынбасары һәм баш инженеры булып эшләгән. Бабасының хезмәтләрен барлау эшен алып бара. Казанда яши.

  17. **Җәүдәт Айдаров — Ишмөхәммәт хәзрәтнең оныгы, татарлар арасыннан беренчеләрдән булып Ленинград сәнгать Академиясен тәмамлаган. Дмитрий Шостакович дирижерлыгында Ленинград блокадасында Шостаковичның җиденче симфониясен төп башкаручыларның берсе. Озак еллар Казанда дирижер булып эшләгән.

  18. Зәйнәп Хәйруллина — Түнтәр килене, Җәүдәт Айдаровның хатыны, танылган музыка белгече, диктор, Казан телевидениесенең беренче директоры. Казанда яши.

  19. **Тәлгать Айдаров — Татарстанның атказанган уйлап табучысы. Озак еллар Казан заводларының берсендә инженер һәм директор урынбасары булып эшләгән.

  20. **Сәетгәрәй Фәйзуллин — Түнтәр мәдрәсәсе шәкерте, Шода авылы имамы, Ишмөхәммәт хәзрәтнең кияве, драмматург Мирхәйдәр Фәйзинең абзыйсы.

  21. Мозаффар Габделгаффаров — XIX гасырның унтер офицеры. Мөхәммәткаамалның әтисе.

  22. **Мөхәммәткамал Мозаффаров — 1856 елда Түнтәрдә туган, үскән, белем алган. 1890 елда Малмыжда рус-татар мәктәбен беренче булып оештыручы. Малмыжда үз акчасына кызлар өчен беренче һөнәр мәктәбе ачкан. Танылган драмматург Мирхәйдәр Фәйзинең җизнәсе.

  23. Оркыя Ибраһимова — Г.Тукай белән якыннан аралашкан татар шагыйрәсе. 1927-1929 елларда Түнтәр мәктәбендә укыткан.

  24. Латыйф Габбасов — XIX гасырда Түнтәр старшинасы.

  25. Шаһимәрдән Әхмәтша улы Үтәгәнов— “Хөсәения” мәдрәсәсенең беренче мөгаллиме. Түнтәрдә туган, укыган, Оренбургта яшәгән, 1905 елда Оренбургның танылган миллионеры, “Хөсәения” мәдрәсәсен тотучы Әхмәт бай Хөсәновның мирас документына шаһит буларак кул куйган.

  26. **Габделлатыйф Хәкимов — хаҗи, Уфада яшәгән Түнтәр сәүдәгәре, татар мәгрифөте үсеше өчен ярдәм итеп торган. Уфада ике катлы, ике манаралы “Хәкимия” мәчете, 300 урынлы “Хәкимия” мәдрәсәсе, кызлар өчен 400 урынлы мәктәп төзеткән һәм аларны үз хисабына тоткан. Түнтәрдә икенче мәчетне һәм кирпечтән 130 кв метрлы мәдрәсә бинасы төзеткән. 1911 елда Россиянең почетлы гражданы исеменә лаек булган.

  27. **Шакир бай Хәкимов— Габделлатыйфның улы. Бөгелмәдә яшәгән һәм сәүдә иткән. Түнтәр мәдрәсәсе өчен 130 кв метрлы таш бина салдырган. Бөгелмә шәһәрен төзекләндерүгә зур ярдәм иткән. Шәһәрдә парк һәм күл төзеткән рус-татар мәктәбе ачкан. 1911 елда Россиянең почетлы гражданы исеменә лаек булган.

  28. Габделхаликъ Габделҗәлилов — 104 яшькә кадәр Түнтәрдә яшәгән, Габделлатыйф, Шакир һәм Мөхәммәтгали Хәкимовларның әтисе.

  29. Гыйльмулла Мөхәммәтгарифов — Түнтәр сәүдәгәре. Авыл халкы өчен көндәлек куллану товарлары белән сәүдә иткән. 1932 елларның репрессия корбаны.

  30. Әсмә бай Мөхәммәтсадыйк кызы — Түнтәр сәүдәгәре. Авыл халкы өчен көндәлек куллану товарлары белән сәүдә иткән. 1932 елларның репрессия корбаны.

  31. Миңнехак хаҗи Гыйльмулла улы — хәзерге заманда хаҗ кылуга ирешкән, Казанда ДОСААФ мәктәбе укытучысы булып эшләгән. Казанда яши.

  32. Зәкиулла Гарипов — партия, совет эшлеклесе, 1923-1928 елларда Түнтәрдә колхозның башлангычы булган “Кызыл сабанчы” авыл хуҗалыгы машинный ширкәте рәисе, аннан соңгы елларда Арчада һәм Кенәрдә җитәкче постларда эшләгән.

  33. Гыйльмиҗамал Зарипова — хезмәт ветераны, Түнтәрдә сугыш чорында 4 ел тимерче булып эшләгән, 1933 елда Татарстан колхозчы ударниклар съезды делегаты.

  34. Сәлах Шәмсетдинов — партия һәм совет активисты, сугыштан соңгы елларда Казан шәһәренең башкарма комитетында җаваплы постларда эшләгән.

  35. **Габдрахман Гайнетдинов — дәүләт, партия хезмәткәре, Балтачта, Шөгердә һәм Бөгелмәдә озак еллар райком секретаре булып эшләгән шәхес.

  36. Кадыйр Гайнетдинов — партия һәм совет активисты, озак еллар Балтач районында җитәкче постларда эшләде.

  37. **Закир Мифтахетдинов — Гали ишанның уллыкка (баҗасы Мифтахетдин мулладан) алып үстергән улы, үз гомерендә (1917 елга кадәр) 11 (унбер) тапкыр Хаҗ сәфәрендә булган.

  38. Әмин Юсупов — сугыш һәм хезмәт ветераны, районның беренче киномеханигы, бөтен гомерен кинофикация эшенә багышлаган. Бик күп Мактау Грамоталарына лаек булган. Россиянең мактаулы киномеханигы.

  39. **Әхмәт Юсупов — Казан медицина институның хуҗалык эшләре буенча проректоры булып эшләгән.

  40. **Җәвәһирә ХәмитоваЛенин орденына лаек булган укытучы, Казанда яшәгән.

  41. **Фәйзерахман Габбасов — кызыл комиссар, 1922-26 елларда ВКП(б)ның Арча кантоны беренче секретаре, аннары Үзбәкстанда җитәкче постларда эшләгән.

  42. **Рәбига Габбасова — Ленин ордены кавалеры, Үзбәкстанның атказанган укытучысы, Бекабад шәһәренең почетлы гражданы.

  43. Габдрахман Габбасов — 1918-20 елларда акгвардиячеләр командиры.

  44. **Габдулла Габбасов — чекист, КГБның тышкы эшләр разведкасы подполковнигы булып эшләгән. Казанда яши.

  45. Вил Габбасов — сугыш ветераны, сугышчан «Кызыл Йолдыз» һәм «Ватан сугышы» орденнары кавалеры, Бекабад шәһәренең почетлы гражданы.

  46. Фирүс Габбасов — КГБ полковнигы, ФСБның Татарстан КГБсында эшли. Казанда яши.

  47. Фирдәвес Габбасов — югары белемле врач, Казанда яши.

  48. Вилсур Галиев — озак елар Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры администраторы һәм театрның хор солисты булып эшләде. Казанда яши.

  49. Шәмсетдин Бәдретдинов ─ чыгышы белән Түнтәрдән. Үзбәкстан ССРның Верховный суды прокуроры дәрәҗәсенә күтәрелгән.

  50. Гомәр Гарифов – Татарстан Республикасының социаль яклау министры урынбасары. Әтисе Түнтәрдә туган.

  51. Зәйнулла Гарифов – совет армиясе офицеры, КАИ укытучысы, Түнтәрдә туган.

  52. **Габделбәр Мөбарәкша улы (Георгий Михайлович) Әүхатшин — Озак еллар Омск өлкәсендә Русско-Полянский совхозы директоры булып эшләде. КПССның 26 съезды делегаты, РСФСРның атказанган зоотехнигы, СССРның атказанган уйлап табучысы, орденнар һәм күп медальләр кавалеры.

  53. **Тәлгать Мөбарәкша улы (Петр Михайлович) Әүхатшин — Озак еллар Омск өлкәсендә “Москаленский” совхозында озак еллар директор булып эшләп, абыйсы кебек бөтен Себергә таныла. Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе, Ленин орденнарына лаек була. Авыл хуҗалыгы белгече буларак фән кандидаты исеме ала. Үлән орлыгы җитештерү һәм сарыклар үрчетү буенча СССР чорында бөтен илгә танылды.

  54. Исхак Корбангалиев — Түнтәр алпавыты, 300 гектар урман хуҗасы булган.

  55. **Габдрахман Зарифов — Татарстанның атказанган укытучысы, Социалистик Хезмәт Герое, Казанда эшләде һәм яшәде. Әтисе Борнак, әнисе Түнтәр авылыннан.

  56. Шамил Зарифов — Татарстан Республикасы Президенты аппаратында җитәкче постта эшләде. Казанда яши.

  57. Закир Зарипов — сугыш һәм хезмәт ветераны, Түнтәрдә алдынгы ферма мөдире буларак ВДНХ алтын медаленә һәм башка күп мактауларга лаек булган. Түнтәрдә яши.

  58. **Гөлсирә Әхмәдуллина – Герой-ана. 1927 елда Түнтәр авылында туган. Смәел авылында яши.

  59. **Марзия Кадыйрова — мәгариф хезмәте ветераны. «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесенә лаек булды.

  60. **Хөрмәтулла Сафиуллин - Дан орденының Өченче һәм Икенче дәрәҗәләре белән, күпсанлы медальләр, шул исәптән «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. 1985 елда болар өстенә беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены өстәлә. Тыныч хезмәттә Ленин орденына лаек була

  61. **Таифә Хәкимова— Герой-ана.

  62. **Мәгъсүм Һадиянов - Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан орденнары, «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» һәм башка күпсанлы медальләр иясе.

  63. Мөбарәкҗан Хәбибрахманов — сугыш һәм хезмәт ветераны, сугыштан соң Казанда автоинспектор булып хезмәт юлын башлап, майор дәрәҗәсендә Ленин районы ГАИ начальнигы дәрәҗәсенә кадәр үсте. Түнтәрдә яши.

  64. **Рәйсә Җиһаншина (Гозәерова) — Ленин ордены кавалеры, Түнтәрдә туган, кияүгә чыкканычы Түнтәрдә, аннары Мари-элда, Түнтәр Пүчинкәсендә сыер савучы булып эшләде. Мари илендә яши.

  65. **Тәлгать Мостафин — 1929 елда туган, укытучы, РОНО инспекторы, Партия райкомы инструкторы, район советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, озак еллар Арча район газетасы редакторы булып эшләгән. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Хезмәттәге батырлык өчен” медале һәм күп санлы Мактау Грамоталары иясе.

  66. **Мөдәррис Исмәгыйлов — КПСС өлкә комитетында җитәкче постларда эшләде. Казанда яши.

  67. Ильяс Исәгыйлов — Казан сәүдә коммерция иниституты профессоры, кафедра мөдире, Мари-эл Түнтәр авылыннан. Казанда яши.

  68. **Рәфхәт Зарипов — Түнтәр мәктәбе укытучысы, РСФСРның мәгариф отличнигы. Авыл тарихын туплаучы, “Түнтәр мәдрәсәсе” музеен оештыручы, бу шәҗәрәнең авторы. Түнтәрдә яши.

  69. **Рузилә Кашапова — озак еллар Түнтәр авыл Советы рәисе булып эшләде. 9 чакырылыш СССР Верховный Советы депутаты булды. СССР укытучылар съездыда делегат буларак катнашты.

  70. **Габдулла Рәхмәтуллин — сугыш һәм хезмәт ветераны, “Кызыл Йолдыз” ордены, “Ватан сугышы Беренче дәрәҗәдәге” ордены, “Ленинградны азат иткән өчен”, “Будапештны азат иткән өчен”, “Японияне азат иткән өчен” медальләре, алдынгы тракторчы буларак “Хезмәт Кызыл байрагы” ордены белән бүләкләнгән.

  71. **Габделхәй Гозәеров — сугыш һәм хезмәт ветераны, озак еллар колхоз рәисе булып эшләде. Ике тапкыр “Почет билгесе” ордены һәм бик күп медальләр һәм Мактау Грамоталары белән бүләкләнгән. Түнтәрдә яши.

  72. **Зыятдин Заһретдинов — сугыш һәм хезмәт ветераны, алдынгы тракторчы буларак “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнгән.

  73. Сәйдә Мөхәммәтшина — сугыш һәм хезмәт ветераны, алдынгы укытучы буларак, В.И.Ленинның 100 еллык юбилей медале белән бүләкләнгән. Мәктәп директоры һәм укытучы булып эшләде. Бөтен тормышын авылда мәгариф эшенә багышлады.

  74. Хәтимә Латыйпова — Почетлы колхозчы, бөтен гомерен колхоз эше өчен бирде.

  75. Гарифулла Мөхәммәтшакиров — сугыш һәм хезмәт ветераны, 1960-2002 елларда авылда мулла вазыйфасын башкарды. Авылның бик хөрмәтле һәм кадерле кешесе булды.

  76. Рәкыйп Гыйләҗев — хезмәт ветераны, озак еллар мәктәп директоры һәм колхозның партия оешмасы секретаре булып эшләде. Бөтен тормышын авылда мәгариф эшенә багышлады. Авыл тарихын туплау, җыйнау буенча бик күп мәгълүматлар туплап калдырды.

  77. **Хәбибелхак Хәкимов — сугыш һәм хезмәт ветераны, районның сәүдә системасында озак еллар эшләде. РСФСРның сәүдә отличнигы. “Почет билгесе” ордены, һәм бик күп медаль һәм Мактау кәгазьләренә лаек булды. Балтачта яши.

  78. Гыйззәтбану Галиева — хезмәт ветераны, алдынгы укытучы буларак, “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Бөтен тормышын авылда мәгариф эшенә багышлады. Түнтәрдә яши.

  79. **Гыйлаҗетдин Закиров — полковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән совет офицеры.

  80. **Гафурҗан Хәкимҗанов — полковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән совет офицеры, хәрби очучы, Гагарин белән бергә хәрби академиядә укыган.

  81. Гыйззәтбану Юсупова — хезмәт ветераны, озак еллар мәктәп директоры һәм укытучы булып эшләде. Бөтен тормышын авылда мәгариф һәм баларны тәрбияләү эшенә багышлады. Түнтәрдә яши.

  82. Нурислам Салихҗанов — хезмәт ветераны, алдынгы тракторчы буларак, “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнгән. Түнтәрдә яши.

  83. Рамазан Шәйдуллин — сугыш елларының авыр балачагын кичергән буын вәкиле, шагыйрь. Күп шигырьләре республика һәм район матбугатларында басыла. Яшел Үзәндә яши.

  84. Габделбәр Фәйзерахманов — хезмәт ветераны, 40 елга якын авылның электригы булып эшләде. Ленинның 100 еллык юбилей медале белән бүләкләнде. Түнтәрдә яши.

  85. Габделбәр Исмәгыйлов — хезмәт ветераны, 40 елга якын тимерче булып эшләде. Ленинның 100 еллык юбилей медале белән бүләкләнде. Түнтәрдә яши.

  86. Сания Хәкимова — хезмәт ветераны, алдынгы сыер савучы буларак, “Почет билгесе” ордены, Ленинның 100 еллык юбилей медале белән бүләкләнгән. Түнтәрдә яши.

  87. **Дания Кәримова — хезмәт ветераны, алдынгы сыер савучы буларак, “Хезмәт Кызыл байрагы” ордены белән бүләкләнгән. Мари илендә яши.

  88. **Тәлгать Вәлиуллин — хезмәт ветераны, алдынгы тракторчы буларак, “Хезмәт Кызыл байрагы” ордены, Ленинның 100 еллык юбилей медале белән бүләкләнде. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Түнтәрдә яши.

  89. **Зөлфия Шәйхетдинова — Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Хезмәт Кызыл байрагы” ордены кавалеры. 3 Бөтенсоюз Колхозчылар съезды делегаты. Түнтәрдә яши.

  90. **Фәүзия Галимҗанова — Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, алдынгы сыер савучы, 8 бала тәрбияләп үстерде. Түнтәрдә яши.

  91. **Котдус Кашапов— “Түнтәр” колхозының алдынгы тракторчысы. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Түнтәрдә яши.

  92. Рамил Усманов — Россия сәламәтлек министрлыгында җаваплы постта эшли. Мәскәүдә яши.

  93. **Латыйфа Гыйльметдин кызы - Түнтәрдә 1918 елда туган, 1930 елдан бирле Мари Илендә Новопавловск совхозында яши. Ул Мөдәрис Исмәгыйловның бабасы Сөләйман абзыйның апасының оныгы. Гомере буе совхозда сыер савучы булып эшләгән һәм совет чорында Ленин орденына ия булган.

  94. Рауза Әхмәтгалиева — шагыйрә, Урал шәһәрендә татар милли җәмгыятенең актив әгъзасы. Урал шәһәрендә яши.

  95. Рәйсә Мөхәммәдиева — озак еллар Түнтәрдә җирле үзидарә рәисе булып эшләде. Хәзер Балтач районының социаль бүлек мөдире. Түнтәрдә яши.

  96. Габделфәрт Хаҗиев — озак еллардан Түнтәр мәктәбе директоры булып эшли. Түнтәрдә яши.

  97. Заһид Мәхмүди — язучы, Казанда яши.

  98. Галиева (Фазылова) Мәдинә — Түнтәр шагыйрәсе. Кукмарада яшәде.

  99. Гали Сәмигуллин — озак еллар Кенә урта мәктәбе директоры булып эшләде. Кенәдә яши.

  100. Камил Шакиров — озак еллар Яңгул урта мәктәбе директоры һәм укытучысы булып эшләде. Яңгулда яши.

  101. **Роза Ильясова — хезмәт ветераны, Түнтәр фермасында алдынгы сыер савучы буларак, Комсомолның XVI съезды делегаты булды. Түнтәрдә яши.

  102. **Марат Зарипов ─ Балтач муниципаль район хакимияте башлыгы. Бу китапны булдыруда зур игелек күрсәтте. Хөкүмәт бүләкләре “Балтач энциклопедиясе”ндә күрсәтелгән.

  103. Фагыйлә Вафина ─ күмәк хуҗалыкта 40 ел дәвамында бухгалтер булып эшләде. Шуның 25 елдан артыгы баш бухгалтер. Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы Министрлыгының Мактау Грамотасына ия булды. Әле дә баш бухгалтер булып эшли.

  104. Шамил Зарипов — элеккеге Түнтәр мәктәбе укучысы, Ижевск шәһәренең баш архитекторы булып эшли. Удмуртиянең атказанган архитекторы. Ижевскида яши.

  105. Наилә Ишембаева — Чепья больницасында врач булып эшли. Түнтәрнең дүртенче имамының оныгы. Чепьяда яши.

  106. **Наил Шәфигуллин — озак еллар буе “Түнтәр” колхозында бригадир булып эшли. II һәм III дәрәҗә “Хезмәт Даны” ордены кавалеры. Түнтәрдә яши.

  107. Азат Юсупов — элеккеге Түнтәр мәктәбе укучысы, “Марикоммунэнерго”ның баш энергетигы булып эшли. Йошкар-Олада яши.

  108. **Нәкыя Шәрипова — элеккеге Түнтәр мәктәбе укучысы, Татарстанның атказанган укытучысы, Кукмара район мәгәриф бүлеге инспекторы булып эшли. Кукмарада Түнтәрдә яши.

  109. Рәкыйп Хөсәенов—алдынгы терлекче, шофер булып озак еллар нәтиҗәле эшләде. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Түнтәрдә яши.

  110. Руфия Шәрәфиева — сыер савучы булып куйган хезмәтләре өчен “Хезмәттәге батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнде. Түнтәрдә яши.

  111. Миләүшә Сәләхетдинова — элеккеге Түнтәр мәктәбе укучысы, әйдәп баручы укытучы, Кукмара гимназиясендә укыта.

  112. Фәнис Камал — журналист, “Яңа гасыр” радио-телевизион компаниясендә эшли. Казанда яши.

  113. Зөһрә Газыймова — шәҗәрәбезнең иң яшь йолдызы, “Таһир-Зөһрә” газетасының XXI гасыр башы конкурсы лауреаты. Түнтәрдә яши. 4 яшь.


«Балтач энциклопедисе»ннән

2006 елда “Балтач энциклопедиясе” китап буларак басылып чыкты. Югарыда күрсәтелгән исемлек буенча мнн 80 гә якын шәхескә мәгълүматлар тупладым һәм энциклопедияне әзерләүче Гарифҗан Мөхәммәтшинга тапшырдым. Энциклопедиягә кертелү таләпләре буенча бу китапка бу исемлектә йолдызлар белән билгеләнгән 48 шәхес турындагы мәгълүматлар кертелгән. Болардан тыш энциклопедиядә Түнтәр исеме белән бәйле яңадан 30 кеше турында язмалар бар. Алары башка чыганаклардан тупланган. Менә аларның исемлеге:



  1. Бариев Хәниф Нәкыйп улы — авыл хуҗалыгы белгече. 1999-2001елларда «Түнтәр» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы рәисе.

  2. Баязитов Йосыф Нәҗметдин улы — сугыш һәм хезмәт ветераны. 1924 елда Түнтәрдә икенче баскыч (9 еллык) мәктәп ачарга карар кылынгач, Й.Баязитовны шушы мәктәпнең директоры итеп билгелиләр—ул мәктәпнең оештыручысы, директоры һәм физика-математика укытучысы булып 1927 елга кадәр эшли.

  3. Васильев Алексей Васильевич — милиция хезмәте ветераны, майор. 1930 елда партияның Түнтәр район комитеты секретаре ярдәмчесе була.

  4. Галиев Гыйниятулла Сәйфелгани улы. 1928-1931 елларда Балтач, Апаз, Түнтәр авыллары мәктәпләрендә укып башлангыч белем ала.

  5. Галиева Сәрвәр Таҗетдин кызы—хезмәт ветераны, Герой-ана. Арбор авылында 1924 елның 17 августында туган 1931 елда Түнтәр җидееллык мәктәбенә укырга керә.

  6. Галимов Габделгани Галим улы—һөнәр остасы. Түнтәр мәдрәсәсендә укый, үз чорының укымышлы кешесе була.

  7. Галимуллин Гани Галимулла улы—сугыш һәм хезмәт ветераны. 1931 елда ВКП(б)ның Түнтәр район комитетына инструктор итеп алына.

  8. Гыйлмуллина Нурания Зыятдин кызы—сәүдә хезмәте алдынгысы. 1995-2000 елларда—Түнтәр авыл кулланучылар җәмгыяте директоры.

  9. Гыйматов Мөҗип Гафетдин улы—авыл хуҗалыгын күмәкләштерү хәрәкәте активисты. Түнтәр мәдрәсәсендә укып башлангыч дини һәм дөньяви белем ала.

  10. Данилов Илья Фролович — сугыш һәм хезмәт ветераны. 1939 елда Түнтәрдә җидееллык, 1942 елда Чепьяда урта мәктәп тәмамлый.

  11. Закиров Гариф Закир улы – хәрби хезмәткәр, майор. 1909 елның 7 февралендә Пыжмара авылында туган. 1917-1921 елларда Түнтәр мәдрәсәсендә укый.

  12. Заһидуллин Илдус Котдүс улы—галим, тарих фәннәре кандидаты. Түнтәр урта мәктәбендә 1985-1988 елларда тарих укытучысы булып эшли.

  13. Зыятдинов Мотыйгулла Хәбибулла улы—дин эшлеклесе. Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов җитәкчелек иткән чорда Түнтәр мәдрәсәсендә укый, аның иң яраткан шәкертләренең берсе була.

  14. Ибраһимов Әнәс Гариф улы — мәгариф хезмәте ветераны. 1983-1985 елларда Түнтәр урта мәктәбен җитәкли.

  15. Ишморатов Габдрахман Әхмәт улы — сәүдәгәр, сәнәгатьче. Шул исәптән Түнтәрдә ике катлы кирпеч мәдрәсә бинасы салдырган.

  16. Кондратьев Николай Кондратьевич — хәрби хезмәткәр, подполковник. Түнтәр мәктәбендә укый.

  17. Мансуров Мөхәммәтзариф Мөхәммәтгариф улы — дин эшлеклесе, мөгаллим. Түнтәр мәдрәсәсендә дин гыйлеме нигезләрен өйрәнә.

  18. Мәсхүдов Хәбибрахман Мәхмүд улы — дин эшлеклесе. Түнтәр мәдрәсәсенә килә һәм аны бик яхшы бәяләмә белән тәмамлый.

  19. Мөлеков Сөләйман Мифтахетдин улы — шагыйрь. Түнтәр авылында китапханә мөдире, Субаш авылында укытучы булып эшли.

  20. Мөхәммәтзарифов Әхмәтгәрәй Мәхәммәтзариф улы — дин эшлеклесе. 1894 елда Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаган.

  21. Мөхәммәтшин Закир Мөхәммәтша улы — совет эшлеклесе. Район Түнтәрдән Балтачка күчерелгәч 1932 елдан район Советы башкарма комитетының җир бүлеген җитәкли.

  22. Мөхәммәтшина Лира Габделхак кызы — мәгариф хезмәте ветераны. Пыжмара, Арбор, Түнтәр, Салавыч мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты дәресләре алып бара.

  23. Рәхмәтуллин Фазыл Латыйф улы — партия эшлеклесе. 1931 елның көзендә партия райкомының беренче секретаре булып Түнтәргә килә.

  24. Рәхмәтуллина Гөлниса Закир кызы — мәгариф хезмәте ветераны. Түнтәрдә яшәгән.

  25. Таҗетдинова Галия Мәхмүт кызы—юрист. Чыгышы белән Түнтәрдән. Түнтәр мәктәбендә укыган.

  26. Уразмәтов Үтәгән Уразмәт улы (Үтәгән бине Уразмәт бине Иртуган бине Корәйшә әл-Урбарый) — эшмәкәр. Ш.Мәрҗани, М.Түнтәри, М.Худяков, Р.Фәхретдин сокланып язганнар.

  27. Усманов Гариф Вәлиулла улы — партия эшлеклесе. 1930 елның 10 августыннан ВКП(б)ның Түнтәр район комитетының беренче секретаре. Түнтәр районына 1930-1931 елларда җитәкчелек итә.

  28. Фәйзи Мирхәйдәр (Фәйзуллин Мирхәйдәр Мостафа улы) — драматург.

  29. Фәйзуллиннар — сәүдәгәрләр. Гозәер Фәйзуллин Түнтәрдә яши. Фәйзуллин Сәгыйт Сәетгәрәй улы — тәрҗемәче, публицист.

  30. Шакирова Рәзилә Камил кызы — галим, икътисад фәннәре кандидаты. Түнтәрдә туган.

Бренче исемлеккә кергән күпчелек шәхесләр турында бу китапта язмалар шактый. Әмма кайберләре турында юк. Түбәндә алдагы исемлеккә кергән кайбер шәхесләргә карата энциклопедиядән өзекләр китерәм.
Әүхәтшин Габделбәр Мөбарәкша улы (Аушин Георгий Михайлович) – авыл хуҗалыгы производствосы җитәкчесе.

Гаҗәеп язмышлы якташларыбызның берсе. Түнтәр авылы крестьяны Мөбарәкшаны хатыны Вәсимә һәм өч кечкенә баласы белән туган җиреннән 1938 елда тормыш авырлыгы, өметсезлек кузгата. Алар бәхет эзләп сәфәр чыгалар һәм Иркутск өлкәсенең Түбән Уда шәһәрчегенә килеп урнашалар. Өч малайның уртанчысы 1931 елның 20 сентябрендә туган Габделбәр шушында урта мәктәп һәм авыл хуҗалыгы техникумы тәмамлый, кызыл диплом белән зоотехник белгечлеге ала. Укуын С.М. Киров исемендәге Омск авыл хуҗалыгы институтында дәвам итә. 1958 елда институтны тәмамлап Омск өлкәсенең Русско-Полянск районының «Ермак» совхозына зоотехник итеп җибәрелә. Үзе белән бергә ул шушы ук институтта бергә укып зоотехник белгечлеге алган яшь хатыны Ефросинья Ивановнаны да алып килә. Бу вакытта Габделбәр Әүхәтшин инде Георгий Михайлович Аушин була – 1954 елда ул яңа паспорт ала һәм исем-фамилиясен шулай яздыра. Туган җирдән аерылган татарның ачы язмышы шундый, нишләтәсең.

1962 елда Г.М. Аушин Русско-Полянск район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы итеп билгеләнә.

1964 ел аның тормышына яңа борылыш алып килә - районда яңа совхоз төзелә. Аның составына «Розовский» совхозыннан авыл хуҗалыгы эшләренә кагылышы бик чамалы булган район үзәге Русско-Полянское авылы, Андриановское авылы, «Цветочный» совхозыннан Неволинское авылы, «Новосанжаровский» совхозыннан Тамчылык авылы кертелә. Соңгы өчесе—моңа кадәрге совхозларның ташландык авыллары, аларда бернинди яшәү шартлары да, производство объектлары да юк. Бу авылларның кешеләре нигездә җир идәнле саман йортларда, землянкаларда яшиләр. Урманнар, елгалар булмаган корылыклы дала зонасына кергән менә шушы яңа совхозга директор итеп Г.М. Аушин билгеләнә. Ул совхозга нәкъ 35 ел дәвамында – 1999 елның мартына кадәр җитәкчелек итә. Шушы чорда совхоз Омск өлкәсендә генә түгел, бөтен Себер төбәгендә иң алдынгы, нык матди-финанс базасы булган хуҗалыкка, игенчелек һәм терлекчелек буенча Бөтенсоюз тәҗрибә учагына әверелә. Совхоз авыллары яңабаштан төзелә, алар суүткәргеч, табигый газ алалар, район үзәгенә асфальт юллар белән тоташтырылалар, һәрберсендә социаль-мәдәни объектларның тулы комплексы үсеп чыга.

Барлык җирләре 30 мең гектар тәшкил иткән, унбиш мең гектар бөртекле культуралар (нигездә - бодай) иккән хуҗалык өчен амбар хуҗалыгы зур әһәмиятле. Шушы гадәттән тыш әһәмиятле мәсьәләне Г.М. Аушин белән совхоз специалистлары бергәләп үзләре хәл итәләр. Совхозның үз көче белән хуҗалык исәбендә тәүлеккә бер мең тонна ашлык эшкәртә, 187 куб.м. ашлык кабул итә ала торган ашлык эшкәртү комплексы төзелә. Башта өлкә җитәкчелегендә «мәгънәсез эш» саналган бу агрегат берничә елдан өлкә җитәкчелегенең махсус боерыгы белән барлык совхозларда булдырыла. Моның өчен һәр районда махсус «служба» барлыкка килә. Тиздән ул комплекс бөтен Себер төбәгенә тарала.

Әлеге комплекс эшли башлагач совхозда игенчелек иң югары рентабельле тармакка әверелә. Ул хуҗалыкның еллык доходының 62% ын бирә. Г.М. Аушин (зоотехник!) шушы комплекс өчен СССР уйлап табулар һәм ачышлар Дәүләт комитетының патентын ала.

Совхозда шушы ук чорда терлекчелек тармагы тамырдан яңарыш кичерә. Сөт терлекчелеге (ә монда мөгезле эре терлекләрнең баш саны 1300 баш, савым сыерлар – 500 баш) кызыл дала токымы— елга 6000 кг сөт бирә торган сыерлар белән тәэмин ителә. Нәсел эше фәнни нигезгә куела.

Совхоз сарыкчылык тармагына йөз белән борыла – аларның баш саны 25 меңгә җитә. Һәм ул тулысынча яңа, югары продуктлы чиста нәселле терлекләрдән тора. Нәтиҗәдә 1976 елда РСФСР Авыл хуҗалыгы министры Л. Флорентьевның махсус приказы белән «Русскополянский» совхозы дәүләт нәселле терлекләр заводы статусы ала.

Узган гасырның 70-90 еллар матбугаты әлеге совхоз, аның тынгысыз, булдыклы җитәкчесе турында үзара ярыша-ярыша яздылар. Төп акцент аның фикерләү тирәнлегенә, җитәкчелек итү талантына, хезмәт кешесе турында кайгыртуына, шәхес буларак киң колачына ясалды.

1999 елда Омскта нәшер ителгән «Новь ковыльного края» исемле китапта Г.М. Аушинның гыйбрәтле тормыш юлы олылып тәгъбир ителгән.

Данлы якташыбызның олы хезмәте югары бәя алды. Ул «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен», «Чирәм җирләрне үзләштергән өчен», «В.И. Ленинның йөз еллыгы уңае белән хезмәттәге батырлык өчен» медальләре, ВДНХның көмеш медале, Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе орденнары белән бүләкләнде. 1974 елда РСФСРның атказанган зоотехнигы исеме бирелде. Ул КПССның XXVII съезды делегаты, күп мәртәбә халык депутатларының Омск өлкә Советы депутаты, КПССның Омск өлкә комитеты әгъзасы итеп сайланды, Русско-Полянск районының Почетлы Гражданины. Ул җитәкләгән совхоз да союз күләмендәге күп бүләкләргә лаек була.

Хатыны Ефросинья Ивановна шулай ук РСФСРның атказанган зоотехнигы.

Г. Әүхәтшинның олы абыйсы 1943 елда Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак була. Икенче абыйсы – паспорты буенча Петр Михайлович Аухатшин озак еллар Омск өлкәсендәге «Москаленский» нәселле сарыклар заводына (совхозына) җитәкчелек итә һәм аны бөтен Союз күләмендә алдынгылар сафына чыгара. Себердә ике сеңлесе Екатерина һәм Нина яши.

Данлыклы якташыбыз Г.М. Әүхәтшин 2001 елның 3 декабрендә вафат була. Кабере Омск өлкәсенең Русско-Полянск авылы зиратында.


страница 1 страница 2 страница 3 ... страница 19 страница 20


Смотрите также:



<< предыдущая страница         следующая страница >>

скачать файл




 



 

 
 

 

 
   E-mail:
   © zaeto.ru, 2020