zaeto.ru

Яз аваз салды. Табигать кочагын җәйде. Каен ак күлмәген яңартты. Усак өр-яңа алкалар такты, чыршы да чәчәк атты. Өрәңге һаман да шул матур өлгеләрен файдаланып купшы халатын киде

Другое
Экономика
Финансы
Маркетинг
Астрономия
География
Туризм
Биология
История
Информатика
Культура
Математика
Физика
Философия
Химия
Банк
Право
Военное дело
Бухгалтерия
Журналистика
Спорт
Психология
Литература
Музыка
Медицина
добавить свой файл
 

 
страница 1 ... страница 17 страница 18 страница 19 страница 20



Һәр авылның үз изге урыны бар

80 елдан артык совет хакимияте чорында, “Аллаһе Тәгаләсез яшәгән” дәверләрдә, изге урыннарыбызны онытып бетерә яздык. Газетабыз изге урыннар турында рубрика ачкан икән, бу бик тә күркәм эш. Ата-бабаларыбызның элек-электән изге санаган урыннарын белү, ул урыннарны кадерләп-саклап тоту, аларның изге гамәлләрен, гореф-гадәтләрен, әхлак-әдәп кагыйдәләрен өйрәнү, яшь буынга җиткерүдә бик тә кирәкле эш булыр бу. Газета-укытучы-балалар-әти-әниләр чылбырында бу бик мөһим.

Билгеле, һәр авылның үзләре өчен изге саналган урыннарны республика буенча махсус исемлекккә кертеп бетерү мөмкин эш түгел. Һәр авылның мондый урыннары бар. Безнең авылда алар берничә.

Берсе Гали ишан кабере. (фотоны карагыз) Ул авылыбызның хәзерге зиратында. Озак еллар дәвамында чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз ишан кабере туфрагын изге санап үзләре белән алганнар. Гали ишан XIX гасырда Түнтәр авылында яшәгән күренекле дин белгече. “Ислам дөньясында — Идел-Урал төбәгендә — “Нәкышбәнди” (Мәрхәмәтлелек) орденына лаек булганнар өчәү: Түнтәрдә Гали ишан, Чистайда Закир ишан, Троицкида Зәйнулла ишан” дип язып калдырган Гаяз Исхакый “Идел-Урал” хезмәтендә. Фактик материалга нигезләнеп язылган “Сөннәтче бабай” хикәясендә дә зур дәрәҗәгә төрелеп бирелгән Түнтәрнең Гали ишаны. Шиһабетдин Мәрҗани, Атилла Расих һәм Вахит Имамов та үз хезмәтләрендә аңа зур бәя биргәннәр.

Иң әһәмиятлесе, Гали ишан турында авылдашлар телендә кадерле риваятьләр сакланган: “Ул бик күпләрне “өҗем гыйлеме” белән дәвалаган. Авырга узып, кышкы көндә кура җиләге ашыйсы килгән бер яшь киленне подвалга төшергән. Тегесе анда “ботактан өзеп туйганчы җиләк ашаган”. Ат белән күпергә җиткәч, күперне су алып киткән була. Ишан хәзрәт кучерга “йом күзеңне” ди, күзне ачкач, алар елганың теге ягында булалар. Гали ишан “авылда ут-хәвеф булса, ут бер хуҗалыктан беркая да күчмәсен” дип дога кылган. Ишан хәзрәт үлеменнән соң 130 ел инде авылда ут чыккан очракта чыннан да икенче хуҗалыкка күчмәгән. Хәтта бер хуҗалык тулысынча янып бетеп, янәшәдә 5 метр ераклыктагы салам түбәле каралты-кураларга да ут үрмәләмәгән. Гали ишанның җеназасын күтәреп барганда авырлык югалган...”

Гали Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлагач, Бохарада 5 ел укыган, аннары 10 ел дәвамында Тибетта, Кандаһарда, Дәһлидә, Кабулда, Пәшәварда стажировка-практика үткән. Аннары ишан дәрәҗәсе алып, ватаны Түнтәргә кайта, 27 ел дәвамында (1832-1859) Түнтәр мәдрәсәсенең мөдәррисе, 50 ел буе авыл имамы булган. Гали ишан Түнтәр мәдрәсенең бишенче мөдәррисе. (Указлы мулла буларак беренчесе). Алтынчысы — Шәмсетдин хәзрәт. Җиденчесе — Ишмөхәммәт хәзрәт (Ишми ишан). Икесе дә Гали ишан шәкертләре. Ишмөхәммәт хәзрәт Түнтәр мәдрәсәсен 42 ел (1877-1919) җитәкләгән. Сигезенче мөдәррис — Мөхәммәтнәҗип хәзрәт — Гали ишанның оныгы. (Кызыксынучылар өчен әйтеп үтим: “Гасырлар авазы” журналының быелгы, 2003 ел №1-2 санында “Мөхәммәтнәҗип хәзрәт язмалары” дөнья күрде).

Тамырлары Түнтәр авылы белән бәйләнгән кешеләр өчен авылның икенче изге урыны — иске зираттагы Габдерразак хәзрәт каберлеге. Бу урын да гасырлар дәвамында бу төбәк кешеләре өчен изге урын саналган. Хәтта хайваннар авырткан очракта да, авыру терлекне җитәкләп шушы каберлек булган иске зиратны өч тапкыр әйләнеп чыга торган булганнар. Кызганыч, соңгы 80 елда бу урынны авыл халкы “чирмеш зираты” дип кенә искә алган. Аннары бу да онытылган. Бу урында көтү юлы, машина юлы барлыкка килгән. Бер кабер өстендә генә буыннан буынга яңартылган бердәнбер чардуган сакланган. Бу иске зиратның тау итәгендә чишмә чылтырый. Без, хәзерге буын кешеләре, район хакимияте башлыгы Марат Хәй улы Зариповның матди ярдәме белән Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мирасханәсендә сакланучы “Мөхәммәтнәҗип хәзрәт язмаларын” табып укыганнан соң гына эшнең асылына төшендек. Хәзер күмәк хуҗалык ярдәмендә авылдашлар белән белән бергәләп, иске зиратны өлешчә киртәләп алырга һәм анда истәлек итеп кабер ташы-һәйкәл куярга уйладык. Анда түбәндәге язма уелыр дип уйлыйбыз:

“Бу — Түнтәр авылының 1600-1800 еллардагы зират урыны. Монда Түнтәр мәдрәсәсенә нигез салучы һәм 1730-1770 елларда ук бөтен авыл халкын укырга-язарга өйрәткән Габдерразак хәзрәт тә күмелгән.” Тарихи язмалардан без әнә шуны ачыкладык. Мөмкинлектән файдаланып, мин чит җирләрдә яшәүче, тамырлары Түнтәрдән булган авылдашларга мөрәҗәгать итәм. Иске зиратка кабер ташы-һәйкәл кую өчен акчалата ярдәм итүегезне сорыйм. Һәйкәлнең зурлыгы һәм күркәмлеге җыелган акчадан чыгып билгеләнәчәк. Газетадан бу язманы кисеп алып, чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз игътибарына җиткерүгезне үтенәм. Акчаны Түнтәр мәчете фондына, иске зират кабер ташы өчен дип күрсәтеп җибәрергә. Бер үк вакытта үзегез, тормыш һәм хезмәт юлыгыз турында язып җибәрегез. Сезнең мәгълүматлар һәм кемнең күпме күләмдә һәйкәл өчен акчалата ярдәм итүе турында Түнтәр авылы тарихына багышланган китапта күрсәтеләчәк. Сезнең матди ярдәм борынгы бабайларыбыз һәм әбиләребез рухына изге дога булып ирешерлек булсын иде.

Түнтәрнең изге дип саналган, инде онытылып беткән диярлек тагын бер урыны бар: бу “Изгеләр чишмәсе”. Ул авылдан берничә чакрым югарырак. Аның суы белән безнең бабайлар күптөрле авыруларны, шул исәптән күз авыруларын дәвалаганнар. Хәзерге белгечләр әйтүенчә, аның суы көмеш тозлары белән баетылган булырга мөмкин. Ләкин мондый анализ әлегә бернинди лабораторияләрдә дә үткәрелмәгән.

Менә шулай. Бер авылда гына өч изге урын. Алар барысы да авыл тарихында киң чагылыш табарга тиеш. Шушы юнәлештә эш алып барабыз. Борынгы бабаларыбызның изге мирасларын саклау — безнең бурыч.

Соңгы язма «Мәгърифәт» газетасында июль аенда басылды.

Язмалар газетада басылгач, алар хакында авыл халкына хәбәр ителгәч, июнь-сентябрь айларында иске зират кабер ташы-һәйкәл өчен түбәндәге авылдашлардан, гаиләләре исеменнән җирле үзидарә советының махсус исәбенә акча керде:






Тамчылардан күл җыелды!

1600-1800 еллардагы Түнтәрнең иске зиратына, анда җирләнгән әбиләр һәм бабайларыбыз рухына, авылдашлар исеменнән кабер ташы кую өчен иганә акчасы тапшыручылар исемлеге. Акча гаиләләре исеменнән тапшырылды.

Исемлек акча тапшыру тәртибендә төзелде.

Гаиләсе исеменнән кем тапшырды?


Кайда яши



Сумма

  1. Зарипов Рәфхәт Шәкүр улы

  2. Ахмедгалиева Рауза Зариф кызы

  3. Фәйзерахманов Габделбәр Фәйзерахман улы

  4. Гарифов Зәйнулла Гыйльмулла улы

  5. Арсланов Зөфәр Нәҗип улы

  6. Арсланова Равилә Гыйльмулла кызы

  7. Йосыпов Рәфхәт Әмин улы

  8. Әүхәдиева Фәния Әмин кызы

  9. Гарипова Роза Шәкүр кызы

  10. Закирова Гөлнур Ильяс кызы

  11. Ибраһимова Әминә Ибраџим кызы

  12. Әхмәдуллина Тәгъзимә Габдерәүф кызы

  13. Ибраџимов Мөдәрис Әхәт улы

  14. Гайнетдинов Наил Мәннән улы

  15. Заһретдинов Зөфәр Зыятдин улы

  16. Йосыпова Бану Шәмсетдин кызы

  17. Сафиуллина Әминә Фәйзерахман кызы

  18. Мөхәммәтшин Әхмәт Мөхәммәтша улы

  19. Шакиров Фарук Шакир улы

  20. Гыйбадуллин Шәрифулла Галимулла улы

  21. Исмәгыйлов Габделбәр Исмәгыйль улы

  22. Ибәтуллина Һаҗәр Мөхәммәтнәби кызы

  23. Хәкимов Рамил Габделхак улы

  24. Хәбибуллин Рауис Равил улы

  25. Вәлиева Маһира Фђйзерахман кызы

  26. Һадиянова Гадилә Әхмәтвәли кызы

  27. Корбангалиев Җәмил Гаян улы

  28. Гозәерова Тәслимә Габделхәй кызы

  29. Мөбарәкшин Равил Мөбарәкша улы

  30. Газыймов Илһам Һашим улы

  31. Төхфәтуллин Рамил Наил улы

  32. Кәримов Рамил Амраз улы

  33. Гыйматдинов Тәлгать Гыйматдин улы

  34. Кашапов Мәсхүт Кашаф улы

  35. Хәбибуллин Равил Хәбибулла улы

  36. Ибраһимов Фарук Әхәт улы

  37. Хәбибуллин Фәнис Рафаэль улы

  38. Хәкимов Гадил Габделхак улы

  39. Исмәгыйлов Илдар Габделбәр улы

  40. Газыймов Гомәр Һашим улы

  41. Бәйрәмов Рәис Әлтәф улы

  42. Закирова Гөлсинә Гатаулла кызы

  43. Закиров Харис Шакир улы

  44. Шәймөхәммәтов Камил Шәймөхәммәт улы

  45. Шакирҗанов Рафаэль Камил улы

  46. Шәрәфетдинов Рәфхәт Сәхәбетдин улы

  47. Гыйльманов Рәфхәт Нурислам улы

  48. Галимҗанов Гафурҗан Гарифҗан улы

  49. Галимҗанов Мөбарәк Галимҗан улы

  50. Ибраһимов Васыйл Әхәт улы

  51. Басыйров Илдар Ирек улы

  52. Габдрахманов Рамил Раиф улы

  53. Хәкимова Наилә Гобәйдулла кызы

  54. Шәрипов Әхмәт Гайфетдин улы

  55. Зарипов Закир Зариф улы

  56. Зарипов Әнәс Мөкатдәс улы

  57. Мөхәммәтшин Айрат Әхмәт улы

  58. Гыйматдинов Ришат Тәлгать улы

  59. Әхмәтгалиев Раил Әхмәтгали улы

  60. Зәйнетдинов Ришат Тәлгать улы

  61. Вафин Сәлим Нурзада улы

  62. Нурзадин Ринат Нурислам улы

  63. Зиятдинов Илгиз Ибраһим улы

  64. Гайсинә Тәскирә Заһретдин кызы

  65. Кадыйров Фәрт Кадыйр улы

  66. Вәлиуллин Рифат Тәлгать улы

  67. Газизов Вагыйз Газиз улы

  68. Шәйхетдинов Тәбрис Шәйхетдин улы

  69. Рәхмәтуллина Фәүзия Гайнетдин кызы

  70. Мостафин Рәфхәт Нурзада улы

  71. Хәкимов Хәбибелхак Габделхак улы

  72. Мулагалиев Галимулла һәм Хәдичә Низ-дин кызы

  73. Сафиуллин Таһир Сафиулла улы

  74. Рәхимҗанов Илсур Рәхимҗан улы

  75. Вәлиуллин Тәлгать Вәлиулла улы

  76. Галимова Фәния Мөкатдәс кызы

  77. Рәхмәтуллин Марат Миңзада улы

  78. Гарифуллина Фәния Муллагали кызы

  79. Газыймов Хәйдәр Хашим улы

  80. Хәкимов Рамил Рафаэль улы

  81. Сәмигуллин Гали Сәмигулла улы

  82. Сәләхетдинова Миләүшә Әхәт кызы

  83. Һадиев Рәис Шәвәли улы

  84. Галиева Гөлфәния Шәвәли кызы

  85. Шәрәфетдинова Зөлхәбирә Исхак кызы

  86. Шаһиев Котдус Гали улы

  87. Шаһиев Галиәхмәт Хаҗи улы

  88. Исмәгыйлов Мөдәрис Исмәгыйль улы

  89. Ибраһимов Әхәт Ибраһим улы

  90. Гозәеров Таһир Габделхәй улы

Түнтәр авылы

Урал шәџәре

Түнтәр авылы Казан шәџәре Казан шәџәре

Казан шәџәре

Норма авылы

Норма авылы

Яңгул авылы

Түнтәр авылы

Казан шәџәре

Түнтәр авылы Түнтәр авылы

Түнтәр авылы Түнтәр авылы

Түнтәр авылы

Түнтәр авылы Түнтәр авылы

Түнтәр авылы

Балтач авылы Түнтәр авылы

Казан шәџәре

Түнтәр авылы Түнтәр авылы

Түнтәр авылы

Түнтәр авылы Түнтәр авылы

Түнтәр авылы

Түнтәр авылы Түнтәр авылы

Казан шәџәре Түнтәр авылы

Түнтәр авылы

Түнтәр авылы Түнтәр авылы

Түнтәр авылы

Түнтәр авылы Түнтәр авылы

Түнтәр авылы

Түнтәр авылы Түнтәр авылы

Түнтәр авылы

Түнтәр авылы Түнтәр авылы

Түнтәр авылы

Түнтәр авылы Түнтәр авылы

Түнтәр авылы

Түнтәр авылы Түнтәр авылы

Түнтәр авылы

Түнтәр авылы Түнтәр авылы

Түнтәр авылы

Түнтәр авылы

Түнтәр авылы

Түнтәр авылы

Түнтәр авылы

Түнтәр авылы

Түнтәр авылы

Түнтәр авылы

Түнтәр авылы

Түнтәр авылы Түнтәр авылы Түнтәр авылы Түнтәр авылы Түнтәр авылы Түнтәр авылы Түнтәр авылы Түнтәр авылы Балтач авылы Түнтәр авылы Түнтәр авылы Түнтәр авылы Түнтәр авылы Түнтәр авылы Казан шәһәре

Түнтәр авылы

Түнтәр авылы

Түнтәр авылы

Кенә авылы

Кукмара авылы

Казан шәһәре

Казан шәһәре

Норма авылы

Казан шәһәре

Чепья авылы

Казан шәһәре

Түнтәр авылы

Норма авылы


270

100


250

100


100

100


500

500


500

50

100



100

100


50

50

270



50

200


100

200


50

500


100

100


50

50

100



100

50

100



100

200


100

50

50



100

50

100



100

100


100

100


100

50

100



100

100


50

100


100

100


100

155


1000

50

100



100

100


50

100


100

100


50

200


100

100


50

250


50

100


200

1000


100

100


100

50

100



100

50

50



300

100


500

100


100

100


100

100


200

100





Кабер ташы өчен иганә кертүчеләрнең югарыдагы исемлеге авыл тарихын яктырткан «Тирән тамырлы Түнтәрем» китабына кертелә.

Казанда яшәүче Фарук абый Нәкыйпов авыру сәбәпле очрашугак айта алмады. 2005 елның апрель аенда очрашкач, кабер ташы өчен ниятләгән акчам бар иде дип 1000 сум акча бирде. Кабер ташы эшләнеп беткән булганлыктан, музей өчен яки «Тирән тамырлы Түнтәрем» китабын хәзерләү өчен тотарсыз, диде. Бу акчага китап эшләгәндә куллану өчен компҗютерда кулланыла торган хәтер тартмасы (флешка) һәм чиста компакт дисклар сатып алынды. Озак та үтмәде, 7 майда Фарук абый вафат булды. Урыны оҗмахта булсын.

Кабер ташы өчен атап акча керткән барлык авылдашларга чиксез зур рәхмәтебезе белдерәбез. Ходай сезгә саулык-сәламәтлек, тыныч тормыш бирсен! Булган мал-мөлкәтегезнең һәм балаларыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп булсын! Амин!
Кабер ташының үлчәмнәре: 170 х 80 х 10 см. Ул тоташ мәрмәрдән эшләнде. Ике гасырны чагылдыручы ике баскычтан торган аскуймага утыртылды. Чардуганы 3 х 4 метрлы. Җиде баганага беркетелеп бизәкләп нык тимердән ясалды.

Аталы-уллы Хәкимовлар Түнтәрдә мәдрәсәләр төзеткән биналарга 2004 елда истәлек такталары куйдык. Иске зиратка Кабер ташы иңдерелде. Чардуган да яңартылды. Әмма ниятләнгән эшләр тулысы белән башкарылмады. Авылыбызның иске зиратын, (ул ярты гектар тирәсе мәйданны били, чикләре билгеле, анда 1500-2000 тирәсе әби-бабайларыбыз җирләнгән) рәшәткә белән әйләндереп алу максаты да куелган иде. Әмма моны башкару өчен материаль мөмкинлекләр булмады. Бүгенге көнгә кадәр зират өстеннән авыл көтүе йөри. Зират өстендә машина-трактор юлы. Зират өстендә водокачка утыра. Хәтта кайберәүләр тарафыннан “ул бит чирмеш зираты гына” дип ычкындыручылар да булды. Дөрес, ул чирмеш зираты белән тоташкан. Чирмеш зираты алгы якта, Мәгъсүмов Рәкыйп бакчасының түбәнге ягында. Чирмеш зиратын таптап йөрү дә булган эш түгел. Яшьләр моны истән чыгармасыннар иде. Бәлки киләчәктә бабайлар зиратын чирмеш зираты белән берлектә алар киртәләп алуны оештырырлар. Авылыбызның “яңа татарлары” өчен бу изге эш булыр дигән теләктә калам.







Түнтәрнең иске зиратындагы изге урынга куелган Кабер ташындагы язмалар

Алгы ягында:

Башында гарәп хәрефләре белән язылган дога:

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим

Аннары татар хәрефләре белән аңлатма язуы:

Бу изге урын — 1600-1800 еллардагы Түнтәр зиратының бер өлеше. Безнең борынгы әби-бабайлар һәм Түнтәр мәдрәсәсенә нигез салучы,

1730-1770 елларда җәмәгате белән бөтен авыл халкын укырга-язарга, тәрбиягә өйрәткән авылның беренче имамы Габдерразак бине Ишмөхәммәд бине Тәми дә бу зиратта җирләнгән. Бу таш алар рухына авылдашлардан изге дога булсын. 2004 ел.

Арткы ягында:

Башында гарәп хәрефләре белән язылган дога:

Әл-хәмдү лиллаһи раббил-галәмин

Әшһәдү әл-лә иләһә иллал-лаһү

Вә әшһәдү әнә Мөхәммәдән габдүһү вә рәсүлүһ

Ташның бер ян кырында бу доганың укылышы татар хәрефләре белән язылган. Ташның икенче ян кырында бу догаларның кыскача мәгънәсе бирелгән:

«Галәмне тәрбия кылучы Алаһы Тәгаләгә хөрмәт һәм дан! Чын күңелдән ышанам, Аллаһы Тәгаләдән башка илаһи зат юк, чынан да Мөхәммәт Аның колы һәм Аның илчесе.»

Ташның арткы ягында догадан соң яшьләргә, авылдашларга үгет-нәсихәт язылган:



«Авылдашым! Син нәселләребезнең чишмә башы — әби-бабайларыбызның мәңгелек йорты аша үтәсең. Баламы син, үсмерме, урта яки олы яшьтәме, кем булсаң да, бер минутка тукта, уйлан һәм белгән догаңны укып кит!

Әти-әниеңнең кадерен бел, һәркемгә миһербанлы, игелекле һәм гадел бул! Йөрер юлларың тигез, күңелең пакъ, йөзең ак, эшләрең уң булсын! Кайгы-хәсрәт күрмичә, гаилә бөтенлеге белән, таза-сау булып яшәргә язсын! Амин.»

Кабер ташының үлчәмнәре: 170 х 80 х 10 см. Ул тоташ мәрмәрдән эшләнгән. Ике гасырны чагылдыручы ике баскычтан торган аскуймага утыртылган. Чардуганы 3 х 4 метрлы. Җиде баганага беркетелеп бизәкләп нык тимердән ясалган.



страница 1 ... страница 17 страница 18 страница 19 страница 20


Смотрите также:



<< предыдущая страница        

скачать файл




 



 

 
 

 

 
   E-mail:
   © zaeto.ru, 2020